ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Соңгы кыңгырау белән котлау

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Хөрмәтле педагоглар һәм ата-аналар!


Мәктәп елларының онытылмас хатирәсе – Соңгы кыңгырау, мәктәп белән саубуллашу бәйрәме уңаеннан ихлас котлауларны кабул итегез!
Быел Түбән Кама муниципаль районында ул 2678 тугызынчы сыйныф укучысы һәм 1164 унберенче сыйныф укучысы өчен чыңлаячак.

Кадерле балалар, бу — сезнең тормышыгызда аеруча үзенчәлекле көн. Нәкъ менә Түбән Каманың 55 еллыгында, гүзәл шәһәребез тарихының яңа сәхифәсе башланган елда, сез дә тиздән беренче адымнар ясаячак олы тормыш юлында басып торасыз.

Мәктәптә алган белемнәрегез тиздән һөнәри күнекмәләр белән тулыланыр. Аларны үз планнарыгызны гамәлгә ашыру, тормыш сынауларын җиңү һәм куелган максатларыгызга ирешү өчен кулланыгыз.

Фидакарь хезмәтләре өчен, аерым рәхмәт сүзләремне педагогларыбызга җиткерәм: сез белем биреп кенә калмыйсыз, Түбән Кама, тулаем алганда, бөтен Татарстанның кеше капиталын булдырасыз, димәк, илебезнең киләчәген формалаштырасыз.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезнең бүгенге уңышларыгыз – районыбыз, шәһәр һәм илебезнең тотрыклылыгы һәм чәчәк атуы. Сез — безнең өметебез. Без сезне көтәбез! Сезгә бәхет, уңышлар һәм барлык имтиханнарыгызны уңышлы тапшыруыгызны телим!
Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин


Дата изменения: 09.06.2021 10:43:54
Количество показов: 1114

Возврат к списку

x^