ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Җиңү көне белән котлау

Мөхтәрәм Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре!
Хөрмәтле түбәнкамалылар!


Сезне барыбыз өчен дә иң кадерле Һәм изге бәйрәм – Җиңү көне белән чын күңелдән котлыйм!

Бу бәйрәм үзенең зур әхлакый, рухландыргыч көче белән халкыбызның барлык буыннарын берләштерә. Ул мәңгегә һәр гаилә, һәр кеше язмышына язылган.

Түбән Кама халкы да Бөек Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән. Йөзләгән якташыбыз фронтларда сугышкан, җиңү хакына көн-төн тылда хезмәт куйган.

Фронтта алгы сызыкта азатлыгыбызны яклап көрәшкәннәргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Ул куркыныч вакытта фронтка ярдәм иткән тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары алдында баш иябез.

Сугышта һәлак булган, яу кырында ятып калган кешеләрнең якты истәлеге һәрчак күңелләребездә саклана. Һәлак булганнарга – Мәңгелек дан!

Барлык ветераннарга – сәламәтлек, озын гомер, тирә-юньдәгеләрнең кайгыртучанлыгын һәм игътибарын, ә Түбән Кама муниципаль районында яшәүчеләргә тыныч күк йөзе, бәхет һәм уңышлар, үз-үзләренең һәм Россиянең иминлегенә ышаныч телим!

Җиңү көне белән!


                                                                                                      Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

                                                                                       Түбән Кама Мэры Айдар Метшин


Дата изменения: 09.06.2021 10:40:43
Количество показов: 942

Возврат к списку

x^