Хөрмәтле түбәнкамалылар!
Үзенең көндәлек хезмәте белән иленең, кече ватанының, гаиләсенең чәчәк атуын һәм муллыгын булдыручыларны берләштерә торган Яз һәм Хезмәт бәйрәме уңаеннан җылы һәм ихлас котлауларны кабул итеп алыгыз.
Беренче Май һәрберебез өчен мөһим, чөнки ул лаеклы киләчәккә өмет уята, уңай якка үзгәрешләр, яңарыш, җәмгыятьнең хезмәт кешесе мәнфәгатьләрен якларга омтылышын гәүдәләндерә. Нәкъ менә бүгенге көндә җәмгыятебез, Түбән Кама муниципаль районы файдасына уңышлы һәм намус белән хезмәт итүчеләр – авыл хуҗалыгы, сәнәгать предприятиеләре, мәгариф, сәламәтлек саклау хезмәткәрләре, кече эшмәкәрлек вәкилләре, барлык тармак белгечләре ярдәме белән, без яңа каршылыкларны, авыр көрәшне җиңеп чыктык, тормышыбызда уңай үзгәрешләр бара, инфраструктура үсә, халыкның иминлеге көчәя.
Уртак эшебез, бердәмлегебез һәм хезмәткә иҗади якын килүебез безгә югары нәтиҗәләргә ирешергә, барлык уй-ниятләребезне уңышлы тормышка ашырырга һәм җирлегебезне чәчәк атучы итәргә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам.
Бу бәйрәм көнендә чын күңелдән язгы кәеф, нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс көч-куәт, яңа хезмәт җиңүләре, бәхет һәм иминлек телим!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 09.06.2021 10:37:54
Количество показов: 802