Хөрмәтле хатын-кызлар!
Сезне чын күңелдән Халыкара хатын- кызлар көне - 8 Март белән котлыйм!
Мәңгелек кыйммәтләр – гаилә учагы җылысы, балаларның шат тавышы, наз һәм кайгырту хисләре сезгә бәйләнгән. Табигать кебек үк, сез дә тормыш бүләк итәсез һәм үзегездә уңай энергия йөртәсез. Сез безне яңа казанышлар, иҗат һәм хезмәткә рухландырасыз. Гаилә һәм эш белән бәйле күпсанлы мәшәкатьләрегезгә карамастан, безгә тынычлык һәм бәхет бүләк итәсез.
Сезнең һәрберегез - шәһәр һәм районыбызның горурлыгы, Түбән Каманың бизәге һәм өмете. Территориябездәге бүгенге уңай үзгәрешләр сезнең катнашыгыздан башка мөмкин булмас иде.
Түбән Кама муниципаль районының барлык хатын-кызларына хезмәт сөючән һәм ярдәмчел, аңлаучан һәм зирәк, дөньяны тагын да матуррак һәм сөенечлерәк, мәрхәмәтлерәк һәм игелеклерәк итү сәләтенә ия булулары өчен рәхмәтемне белдерәм. Сугышта катнашкан хөрмәтле хатын-кыз ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, ветераннарның тол хатыннары алдында баш иябез. Күпбалалы аналарга һәм тәрбиягә бала алган хатын-кызларга мәрхәмәтле, шәфкатьле булулары, фидакарьлекләре өчен аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм.
Барлык Түбән Кама хатын-кызларына язгы кәеф, чәчәкләр, елмаю, теләкләренең чынга ашуын телим! Сөйкемле ханымнар, чиксез бәхет сезгә, һәрчак сәламәт, яшь һәм матур булып калыгыз!
Сөеп һәм сөелеп яшәгез!
Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин
Дата изменения: 09.06.2021 10:35:38
Количество показов: 918