ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Рус Тат
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть
ВЕРСИЯ ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
Официальный сайт
Нижнекамского
муниципального района
Республики Татарстан
Закрыть

Раштуа белән котлау

Кадерле дуслар!


Православие динендәге түбәнкамалыларны якты һәм шатлыклы бәйрәм - Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм. Ике мең елдан артык бөтен дөнья әлеге якты бәйрәмне ышаныч, игелек һәм шәфкатьлелек билгесе буларак каршы ала.

Раштуаны бәйрәм итеп, без христиан диненең бай традицияләренә хөрмәт күрсәтәбез, мәңгелек кыйммәтләргә ия рухи чыганакларга һәм әхлакый нигезләргә мөрәҗәгать итәбез.

Безнең районда төрле дин вәкилләре дус, тату яшиләр, һәм безнең өчен барлык дини бәйрәмнәрне түбәнкамалыларның бердәм тату гаиләсе буларак билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Якыныңа карата мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, гаилә кыйммәтләрен саклау – җәмгыятебезне тотып торучы ныклы нигез.

Якты Раштуа бәйрәме игелекле эш-гамәлләребездә ярдәм итсен, бу бәйрәм көннәре шатлык һәм яхшыга ышаныч белән тулып торсын!

Сезгә чын күңелдән сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры Айдар Метшин


Дата изменения: 09.06.2021 10:33:41
Количество показов: 1035

Возврат к списку

x^